Булды инде…

Миңа Ходай бик күп бирде
Бәхетле мизгелләрне,
Очтым, очтым, кулларыма
Нык урап тезгәннәрне.

Булды инде, бар да булды —
Агы да, карасы да.
Күпме чәчәкләр үстердем
Йөрәгем ярасында.

Эзләдем, таптым, югалттым,
Яраттым, яратылдым.
Бер байлыгымны югалттым,
Яңадан аны таптым.

Булды инде, бар да булды —
Агы да, карасы да.
Күпме чәчәкләр үстердем
Йөрәгем ярасында.

Каеннардан утлар алдым,
Диңгездән — ярсуымны.
Әйләндер бергә күмергә
Нәфрәтем, ярсуымны.

Булды инде, бар да булды —
Агы да, карасы да.
Күпме чәчәкләр үстердем
Йөрәгем ярасында.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »