Бигрәк матур хатын-кызның
Бәби көткән мәлләре.
Әниләр дә, бәбиләр дә,
Гүя, дөнья ямьнәре.
Кушымта:
Бәби көтәбез әле без,
Бәхет көтәбез әле.
Мәхәббәт җимешебезне
Бәхетле итәрбез әле.
Бәби көтәбез әле без,
Бәхет көтәбез әле.
Кызыбызны, улыбызны
Бәхетле итәрбез әле.
Әле анда, әле монда,
Ничек җитешә, диләр.
Яратканга, өлгерәләр
Бәби көткән әниләр.
Кушымта:
Бәби көтәбез әле без,
Бәхет көтәбез әле.
Мәхәббәт җимешебезне
Бәхетле итәрбез әле.
Бәби көтәбез әле без,
Бәхет көтәбез әле.
Кызыбызны, улыбызны
Бәхетле итәрбез әле.
Күңелләр тулы сөенеч,
Йөрәк тулы ярату.
Хатын-кызны көчле итә
Бала өчен җан ату.
Кушымта:
Бәби көтәбез әле без,
Бәхет көтәбез әле.
Мәхәббәт җимешебезне
Бәхетле итәрбез әле.
Бәби көтәбез әле без,
Бәхет көтәбез әле.
Кызыбызны, улыбызны
Бәхетле итәрбез әле.
Бала тавышлары белән
Шатлык тулсын өйләргә.
Насып булсын һәммәбезгә
Бишек җырын көйләргә.
Кушымта:
Бәби көтәбез әле без,
Бәхет көтәбез әле.
Мәхәббәт җимешебезне
Бәхетле итәрбез әле.
Бәби көтәбез әле без,
Бәхет көтәбез әле.
Кызыбызны, улыбызны
Бәхетле итәрбез әле.
Уңган-тырыш ирләребез
Яхшы әти булырлар.
Улым-кызым өчен рәхмәт,
Диеп кенә торырлар.
Кушымта:
Яшик әле, балаларның
Рәхәтен күреп кенә.
Улыбызны-кызыбызны
Кочаклап-үбеп кенә.
Яшик әле, яратышып,
Елмаеп-көлеп кенә,
Әти-әни булуларның
Кадерен белеп кенә.