Ишеттем мин кичә: берәү җырлый,
Чын безнеңчә матур, милли көй;
Әллүки, бәллүки,
Чын безнеңчә матур, милли көй
Башка килә уйлар төрле-төрле,—
Әллә нинди зарлы, моңлы көй;
Әллүки, бәллүки,
Әллә нинди зарлы, моңлы көй.
Түзәлмадым, бардым җырлаучыга,
Дидем: «Кардәш, бу көй нинди көй?»
Әллүки, бәллүки,
Дидем: «Кардәш, бу көй нинди көй?»
Җавабында милләттәшем миңа:
«Бу көй була, диде, Әллүки!»
Әллүки, бәллүки,
«Бу көй була, диде, Әллүки».
Бу җыр Болгар кызлары, Гөлчәчәк Шәрипова, Зөһрә Сәхәбиева, Идрис Газиев, Мирсәет Сөнгатуллин, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Фәридә Кудашева, Хәсән Усманов репертуарында бар
«
»