/"Яшерен сагыш" вокаль циклыннан/
Яз чәчәген өзмә минем өчен,
Ул болай да кыска гомерле;
Чәчәк түгел, биреп яшәү көче,
Син бизисең минем гомерне.
Яз чәчәген өзмә минем өчен —
Болыннарның тәүге бизәген,
Бар нәрсәдән матур минем өчен
Керсез күңлең, серле күзләрең.
Яз чәчәген өзмә минем өчен,
Ул күпләрнең күңлен җилкетә;
Гомерлеккә җан сердәшем булсаң,
Минем өчен бары шул җитә.
Добавлено tatassr в ПТ, 03/05/2024 - 16:37
«
»
