Сөю хакы (икенче вариант)

Ни хәл итәргә дә белми яшим
Онытырга табалмыйча чара.
Көннәр арты көннәр үткән саен
Сагынуым тирәнәя бара.

Өлкәнәя бара яратуым,
Җанга якын бер син генә һаман.
Тынга кабар хатирәләр булып
Синдә минем сөю хакым калган.

Сөю хакым арта гына бара.
Әй, сулыгам мизгел ярым күреп.
Үз сынымны таныйм синең күздә
Син һаман да минекедер кебек.

Өлкәнәя бара яратуым,
Җанга якын бер син генә һаман.
Тынга кабар хатирәләр булып
Синдә минем сөю хакым калган.

Меңнәр арасында син бердәнбер.
Гел кайтасым килә синле мәлгә.
Бүген төндә тагын төшкә кердең —
Син үзең дә минем хәлдә мәллә?!

Өлкәнәя бара яратуым,
Җанга якын бер син генә һаман.
Тынга кабар хатирәләр булып
Синдә минем сөю хакым калган.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »