Туган ягыма (дүртенче вариант)

Язмышыма уеп язылгандыр,
Күңел һаман туган ягымда.
Җилләре дә сыйпап чәчләремнән
Чакыралар сабый чагыма.

Уй-хисләрем алдан йөгерәләр
Тәгәрәтеп яшьлек йомгагын.
Ялан тәпи йөргән чагым аша
Кайттым эзләп яшьлек сукмагын.

Талгын аккан гомер чишмәләре
Өмет-хыялымны уята.
Илаһи нур сибеп күңелемә
Яшьлек дәртен кабат уята.

Уй-хисләрем алдан йөгерәләр
Тәгәрәтеп яшьлек йомгагын.
Ялан тәпи йөргән чагым аша
Кайттым эзләп яшьлек сукмагын.

Рәхмәтләрем минем чиксез сезгә,
Туган ягым, газиз әнием.
Тормышыма җылы сулыш биргән
Олы җанлы минем әтием.

Уй-хисләрем алдан йөгерәләр
Тәгәрәтеп яшьлек йомгагын.
Ялан тәпи йөргән чагым аша
Кайттым эзләп яшьлек сукмагын.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »