Димәк, мин яшимен синдә

Категория: көе һәм сүзләре

Яраттым мин сине, яраттым,
Яраттым мин сине, яраттым.
Син диеп, син диеп җан аттым,
Караттың үзеңә, караттың.

Кулларым, кулларым кулларыңда,
Күзләрем, күзләрем күзләреңдә.
Йөрәгем, йөрәгем йөрәгеңдә,
Димәк, мин яшимен синдә.

Тартылды күңелнең, тартылды
Нечкәләрдән нечкә кыллары.
Ярату, ярату моңнарын,
Җанымда тыңла әле, тыңла әле.

Кулларым, кулларым кулларыңда,
Күзләрем, күзләрем күзләреңдә.
Йөрәгем, йөрәгем йөрәгеңдә,
Димәк, мин яшимен синдә.

Кулларың кулларымнан алма,
Югалма юлымнан, югалма.
Тын алмыйм мин синсез, тын алмыйм,
Тора алмыйм мин синсез, тора алмыйм.

Кулларым, кулларым кулларыңда,
Күзләрем, күзләрем күзләреңдә.
Йөрәгем, йөрәгем йөрәгеңдә,
Димәк, мин яшимен синдә.

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »