Ярат мине (өченче вариант)

Ярат мине, ярсу чакларым бар,
Күңелемә иңдер тынычлык.
Ярат мине, моңсу чакларым бар,
Елмаю бүләк ит син кочып.

Ярат мине, кире чакларым бар,
Үзеңнең көчеңә буйсындыр.
Ярат мине, салкын чакларым бар,
Җылы йөрәгеңә сыендыр.

Ярат мине, шаян чакларым бар,
Күзләрем очкынын син сакла.
Ярат мине, тиле чакларым бар,
Бергә шашынудан курыкма.

Ярат мине борчулы чагымда,
Көчле иңнәреңне куя бел.
Ярат мине, йөрәгемне аңла,
Һәм аның хисләрен тоя бел.

Ярат мине хыялый чагымда,
Минем белән бергә хыяллан.
Ярат мине төшләрендә күреп,
Минем хакта уйлап, син уян.

Ярат мине ачулы чагымда,
Сабырлыгың белән юатып.
Ярат мине туар таңнарымда,
Бәхет яше белән елатып.

Ярат мине төрле чакларым бар,
Каршы тора алсаң җилләргә.
Сөймәсәң кит, ә яратсаң әгәр,
Беркайчан да мине җибәрмә.

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »