Син, син, син, диеп,
Яна бу йөрәк,
Син һәрчак миңа кирәк.
Кил, кил яныма,
Утыр каршыма,
Дөньям булыр түгәрәк.
Күңелләрем канатланды,
Сине күргәч, матурым.
Яраттым да кабул иттем,
Син, син — гомерлек ярым.
Көнләштерми, үпкәләшми
Үтик без гомерләрне.
Ходай безне парлаштырган,
Кадерен белик без, җаным.
Күңелләрем канатланды,
Сине күргәч, матурым.
Яраттым да кабул иттем,
Син, син — гомерлек ярым.
Сөю, дуслар, һәрчак кирәк,
Сөю үргә мендерә.
Сөя белеп яшәгәннәр
Гаилә бәхете күрә.
Күңелләрем канатланды,
Сине күргәч, матурым.
Яраттым да кабул иттем,
Син, син — гомерлек ярым.
Бу җыр Альбина Килдиярова репертуарында бар
Добавлено Ильнур в СР, 08/05/2024 - 13:12
«
»
