Сөю гөле чәчкә ата,
Назларны тойса гына.
Мәхәббәт сер булып кала,
Җаныңа сыйса гына.
Ихлас хисләрдән моң туа,
Якты җыр булып кала.
Чын мәхәббәт кенә сине
Ялкын-утларга сала.
Йөрәккә сыймаган сөю
Ул сөю буламыни?
Сер булмаса, бәхет булып,
Җаныңа туламыни?
Ихлас хисләрдән моң туа,
Якты җыр булып кала.
Чын мәхәббәт кенә сине
Ялкын-утларга сала.
Язлар саен яңара да
Чәчкәләргә күмелә.
Ә аннары моңнар булып,
Күңелеңнән түгелә.
Ихлас хисләрдән моң туа,
Якты җыр булып кала.
Чын мәхәббәт кенә сине
Ялкын-утларга сала.
Бу җыр Альбина Килдиярова репертуарында бар
Добавлено Ильнур в СР, 08/05/2024 - 13:15
«
»