Яз килә (дүртенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Җил җылы һәм иркә,
Кояш та елмая.
Бар дөнья уяна,
Бар дөнья уяна.

Яз килә! Яз килә!
Чәчәкләр уяна.
Йөрәккә яз килде, —
Бар дөнья куана!
Яз килә!

Канатлы җырчылар
Моңлана талларда.
Бар дөнья уяна,
Бар дөнья уяна.

Яз килә! Яз килә!
Чәчәкләр уяна.
Йөрәккә яз килде, —
Бар дөнья куана!
Яз килә!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »