Ак розалар тотып киләм сиңа

Категория: көе сүзләре

Чибәрлегең күреп хәйран калам,
Нур бөркелә алсу йөзеңнән.
Әйтче, иркәм, нинди гүзәл гөл син,
Кайсы бакчаларда өзелгән?

Ак розалар тотып киләм сиңа,
Ашкына җан, йөрәк ярсына.
Мәхәббәтем алиһәсе булып
Син чыгарсың минем каршыма.

Уйларымда — синең елмаюың,
Колагымда моңлы тавышың.
Син яраткан розаларга карап,
Басыладыр йөрәк сагышым.

Ак розалар тотып киләм сиңа,
Ашкына җан, йөрәк ярсына.
Мәхәббәтем алиһәсе булып
Син чыгарсың минем каршыма.

Кочагыма алып иркәлимен,
Иреннәрең татлы бал гына.
Гомерлеккә минем сөеп туймас
Гөлем булып син кал гына.

Ак розалар тотып киләм сиңа,
Ашкына җан, йөрәк ярсына.
Мәхәббәтем алиһәсе булып
Син чыгарсың минем каршыма.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »