Бәхет тәме

Категория: көе һәм сүзләре

Бәхет бит ул ерак йөрми, янда гына,
Ни икәнлеген син аның аңла гына.
Хан сарайлар, алтын сарай түгел байлык.
Бәхет икән чын ярату һәм саулык.

Дөньяларны куабыз без, куабыз,
Менә-менә тоткан кебек булабыз.
Күңелләрдә изге хисләр йөртсәк кенә,
Чын бәхеткәйләрнең тәмен тоябыз.

Бәхет бит ул ерак йөрми, янда гына,
Ни икәнлеген син аның аңла гына.
Гаиләләрдә булсын икән ул татулык,
Балаларның күңелендә яхшылык.

Дөньяларны куабыз без, куабыз,
Менә-менә тоткан кебек булабыз.
Күңелләрдә изге хисләр йөртсәк кенә,
Чын бәхеткәйләрнең тәмен тоябыз.

Бәхет бит ул ерак йөрми, янда гына,
Ни икәнлеген син аның аңла гына.
Чын дуслыкның кадерен белеп сакла гына,
Бәхет сине үзе табар шунда гына.

Дөньяларны куабыз без, куабыз,
Менә-менә тоткан кебек булабыз.
Күңелләрдә изге хисләр йөртсәк кенә,
Чын бәхеткәйләрнең тәмен тоябыз.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »