Сагындым (дүртенче вариант)

Күңелләрем мөлдерәмә,
Сагышым сыймый җанга.
Күңелем очар кошмыни,
Ашкына синең янга.

Сагындым мин, бик сагындым,
Сагындым нихәл, нихәл итим?!
Синсез ничек кенә,
Ничек кенә синсез икән
Гомер юлларын үтим?!

Уйларым йөри адашып
Галәм киңлекләрендә.
Сак-Сок булып күренәм мин,
Керәсең төшләремә.

Сагындым мин, бик сагындым,
Сагындым нихәл, нихәл итим?!
Синсез ничек кенә,
Ничек кенә синсез икән
Гомер юлларын үтим?!

Сагынуым чиктән ашты,
Елыйм да җырлыйм менә.
Шушы якты дөньяларда
Кирәк миңа син генә.

Сагындым мин, бик сагындым,
Сагындым, нихәл, нихәл итим?!
Бир бер хәбәреңне,
Бир бер хәбәреңне, иркәм,
Соң сине күпме көтим?!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »