Кояшлы көннәр сезгә

Категория: көе сүзләре

Сезнең хакта уйларым,
Сәлам сезгә, дусларым.
Күтәренке кәеф теләп
Яңгыратам җырларым.

Кояшлы көннәр сезгә,
Рәхәтлек — күңелегезгә.
Сәламәтлек, муллык, байлык,
Бәрәкәт өегезгә.

Күңелләр торсын җырлап,
Күңелле көйләр сорап.
Телим сезгә теләкләрне
Бәхет-шатлыкка юрап.

Кояшлы көннәр сезгә,
Рәхәтлек — күңелегезгә.
Сәламәтлек, муллык, байлык,
Бәрәкәт өегезгә.

Ачык булсын юлыгыз,
Якты булсын уегыз.
Тулып торсын табыннарда
Ризык-нигъмәт, сыегыз.

Кояшлы көннәр сезгә,
Рәхәтлек — күңелегезгә.
Сәламәтлек, муллык, байлык,
Бәрәкәт өегезгә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »