Каитсана язларда, кайтсана көзләрдә,
Кайтсана төшләрдә, кайтсана өннәрдә.
Кемнәргә кадерләп эндәшим көннәрдә,
Кемнәрнең сагышын ишетим төннәрдә.
Кемнәрнең сокланып багармын күзенә,
Кемнәрнең ышанып яшәрмен сүзенә.
Кемнәрнең иңенә башымны салырмын,
Кемнәрнең назларын җаныма алырмын.
Кайтсана өннәрдә, газаплы көннәрдә,
Кемнәрнең җылысын тоярмын, кемнәрдә.
Кайтсана җәйләрдә, кайтсана кышларда,
Кайтсана охшатып канатлы кошларга.
Канатлар кагынып, дөньяны сагынып,
Кайтсана таңнарның нурларын ябынып.
Кайтсана, ялварам алдыңа тезләнәм,
Җиремдә, күгемдә, һәркайда эзләнәм.
Бу җыр Илгиз Субаев репертуарында бар
Добавлено marat_aibash в Втр, 04/06/2024 - 22:06
«
»