Көт минем язларны…
көзләрне…
көт минем ягымлы сүзләрне,
Көт минем шашкынлы хисләрне,
көт серле йолдызлы кичләрне…
Йолдызлар яуганны көтсәнә,
айның да йөзеннән үпсәнә,
Яңгыратып ярсыган җанымны-
самими җилләрдәй өтсәнә…
Көтсәнә…
җәйләрдә серләшкән-
каеннар… имәннәр шауларын,
Каршыга җитәкләп
килешле яраннар сыннарын үтсәнә…
Үтсәнә кыялы тауларын-
язмышның сукмагын капламый,
Үтсәнә… гаҗизгә калганда-
юлларга киртәләр ятса да-
Көтсәнә язларны… көзләрне…
үткәннәр газабын сакламый…
Көтсәнә… үтсәнә… үпсәнә…
сөюләр утында өтсәнә…
Яуганда йолдызлар яңгыры-
сагышка бирелми көтсәнә…