Назлы гөл

Сагындырып чәчәк ата гөлем,
Гыйффәт туташ сыман көттереп.
Иркәләнеп ача керфек-таҗын,
Кояш нурларыннан үптереп.

Иркә гөлем минем, назлы гөлем
Кояш нурларыннан үптереп.

Ялындырып кына назлый җанны,
Тулышса да алсу ирене.
Минем яшь чагымдай, кыргый гөлме,
Яраттыра торган серлеме?!

Иркә гөлем минем, назлы гөлем,
Яраттыра торган серлеме?!

Куандырып тамчы-тамчы гына,
Чын сөюнең тәмен таттыра.
Яшьлек язларыма алып кайтып,
Күңелемне чәчәк аттыра.

Иркә гөлем минем, назлы гөлем
Күңелемне чәчәк аттыра.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »