Авылымда сабантуе

Яңгырый гармун тавышы,
Күңелне җилкендерә.
Авылым яши әле ул —
Шунысы сөендерә.

Кушымта:
Өздереп уйный көйләрен,
Беләм авыл егетен!
Кунакларга капка ачык —
Көтә һәркем килүен.

Милли киемнән киенгән
Авылым ханымнары.
Сабантуйга бирнә җыя
Ияреп балалары.

Бала-чага әй шатлана,
Тиздән сабантуе, — ди.
Төрле чарада катнаша,
Истәлеккә кала, — ди.

Нинди матур, эшкә җитез
Каракүл ханымнары.
Бар эшкә дә булган алар,
Эчкерсез күңелләре.

Сирәгәйде авылларда
“Чулпы” таккан атлары.
Үзгәрде заманалар да,
Үзгәрде арбалары.

Авылым җанланды бүген,
Ишетеп таныш көен.
Бергә булыйк, бердәм булыйк,
Үткәрик Сабантуен.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »