Мин әле бүген дә гел сине эзлимен,
Табалмам, аңлыймын, ә һаман күзлимен-
Син йөргән эзләрне ничәмә мәртәбә-
Иртәнге нурларда чык баскан, үтәргә-
Тырышам адымнар чалымлап атлыймын-
Казбәпкә үләнне нәкъ менә синеңчә таптыймын:
Кыймаска кыягын, җуймаска койганын-
Үләннәр өстеннән тамчылы сәйләннәр-
Эзлимен җыярга иң нәни учларга…
Телимен иңеңнән гел назлап кочарга-
Сөяргә таңнарда иркәләп битеңнән-
Бер генә мизгелгә, кайтсана, үтенәм:
Иң йомшак кулларның тоярга җылысын:
— Ташлама беркайчан кайтарчы олысын-
Мизгелләр чигенең күренмәс азагын,
Үтәргә бирелгән: тиңдәшсез язагын-
Үрелмәс буй җитмәс гарасат тауларың-
Тезләрне чүктерер тормышның яуларын…
Кайтарчы, үтенәм, иң матур мизгелен яшәүнең-
Сүзләрсез укылган сүрәсен күзләрдән, дәшмәүнең-
Иң гүзәл мизгелен табигать җанының җылысын,
Кайтарчы үтенәм бәхетнең олысын кабаттан…
Таңнарда балкыган кояштан чыклардай-
Күзъяшьләр тамганын алсулы яңактан…
Кайтарчы үтенәм, иң газиз мизгелен яшәүнең…