Яшьлегем сабантуе

Яшьлегемә кире кайтар идем.
Мөмкин булса , әгәр борылып.
Күл буйларын, урман, болыннарын
Урар идем-искә төшереп.

Кушымта
Җәй җиттеме —көттек Сабантуен,
Яңа дуслар белән таныштык.
Гөрләп торган Сабантуйларында
Төрле чараларда катнаштык.

Кичләрен дә халык бәйрәм итте,
Яңгырады "Алмагачлары".
Урам тутырып гармун тарткан көйгә,
Җырлап үтте — авыл яшьләре.

Кушымта

Күл буенда — кичке Сабантуе,
Әй, күңелле булды замана!
Читтән генә күл " күзәтте" безне
Авыл өчен ул да шатлана.

Кушымта:

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »