Оч, минем җирән атым

Категория: көе сүзләре

Оч, җирәнем, егетеңне
Җиткер җил җитмәс җиргә.
Кырларда түгел, яуларда,
Гел икәү булдык бергә.

Менгән атым — уң канатым,
Син батыр егет күрке, һай!..
Синең белән бергә очкан
Батыр егет — ил күрке.

Колын чакта тату үстек
Уралтау итәгендә.
Ил чакыргач, яуга киттек
Ямьле җәй иртәсендә.

Без кайттык икәү исән-сау,
Явыз дошманны җинеп.
Синен даның, әй, Уралтау,
Җирән ат белән егет.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »