Син — йолдызга,
Ник үрелим?
Яратсам да, дәшмәдем.
Төштә күрәм сине генә,
Ә син никтер мине генә
Күрмәгәндәй яшәдең.
Соңгы сүзем "сау бул" инде,
Миңа кирәктер шул гына,
Сау бул инде, күпме түздем,
Бүген өметемне өздем,
Сау бул, сау бул,
Сау бул, тик бәхетле бул!
Бергә булу язмагандыр,
Бәхет сиңа теләдем.
Бүләк итәм сиңа гөлләр,
Узды өмет тулы көннәр,
Оч иреккә йөрәгем.
Үкенәсе булыр микән,
Нигә элек дәшмәдем?
Синең белән hәрчак уем?
Сине күрү миңа кыен,
Тик күренмәс яшьләрем.
Бу җыр Айфара төркеме репертуарында бар
Добавлено татар баласы в ВС, 16/06/2024 - 15:58
«
»