Сәрия (икенче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Ике матур суга бара, Сәрия,
Җем-җем кара чиләге, Сәрия.

Безнең шәһәрнең кызлары, сандугач баласы ла,
Безнең шәһәрнең кызлары — пешкән кура җиләге.

Сандугачлар сузып сайрый, Сәрия,
Урманнарда, чыршыда, Сәрия.

Минем дустым бигрәк уңган, сандугач баласы ла,
Минем дустым бигрәк уңган — гармунчы да, җырчы да!

Җир җиләген бик яратам, Сәрия,
Алсуланып пешкәнен, Сәрия!

Без яшьләрне яратабыз, сандугач баласы ла,
Без яшьләрне яратабыз, яшьтән эшләп үскәнен.

Варианты песни

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »