Киттең дә югалдың, көтәргә урынсыз,
Бәгырьләр ут яна көлсез үә корымсыз.
Сөремгә төренде күңелнең кыллары,
Киек каз эзендә син салган юллары…
Киек каз юлында чагыла нурларың,
Назларың җылысын сибәләр юлларың.
Омтылып — ашкынып очышың җиһанга,
Сагышың моңнары тибрәлә илһамда…
Илһамнан илереп сулкылдый бәгырьләр,
Синнән дә иркәрәк кемнәр соң кадерләр…
Киттең дә югалдың, шуйлай да көтәмен,
Өметсез сагыштан җанымны өтәмен…
Иңнәрдән кочаклап күзләрдән үпкәнең,
Мизгелләр санында киләчәк көткәнең…
Көтәмен, кабаттан өннәрем терелер,
Елмаеп, кулларың иңнәргә үрелер…
Сихерләп җаннарны дәшәсең хыялдан,
Буй җитмәс бөекле карлыгач кыядан:
Төшләрдән өннәргә канатлар тибрәтеп,
Нарасый бишектән моңнарны көйләтеп…
Тын гына сер генә кайтасың, инанам,
Табигать җиленә— Син,— диеп куанам.
Мамыктай тузганлап исәмен галәмгә,
Әйләнәм хисләрдә сөюле сәламгә…
Таңнарда очамын тик синең юллардан,
Әйтерсең төннәрдә бер йолдыз югалган:
Бер адым, тик бер уш, һәм, бер тын аралый,
Телгәләп — өтәләп барлыкны яралый…
Югалдың юлларда, гомерләр алдашты,
Аерылмас язмышлар саташып адашты…
Киттең дә югалдың… урынсыз көтәргә,
Гомерләр агышын тик синсез үтәргә-
Сагышка уралып барлыгым сүтәргә…
Тәкъдиргә язылган даимләп көтәргә…
