Татар кызы (икенче вариант)

Каш астыннан күзен сирлеп
Карый бигрәк серле итеп,—
Җанда дәртләр кузгала…
Яратса — яр итә белә,
Вәгъдә бирсә — көтә белә
Безнең чибәр кыз бала.

Хәтерләрен калдырырлык
Сүз әйтмәгез сез аңа.

«Ярар микән?» дия-дия,
Кыска юбкалар да кия,
Калышмаска үзара:
Заманча атларга кирәк,
Әдәп тә сакларга кирәк,
Нишләсен соң кыз бала!..

Татар кызы бигрәк тыйнак —
Сәбәпсез дә кызара.

Казагы да, кыргызы да,
Үзбәге дә бик кызыга —
Татарлардан кыз ала:
Татар кызы бигрәк чибәр,
Гашыйк итә барчабызны…
Күз тидермик без аңа!

Ике бите — пешкән алма,
Кояш кебек кызара.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (5 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »