Тугансың язларда, төренеп назларга,
Ямь өстәп чәчәкле айларга.
Рәхәтлек тоямын бик моңсу чагымда,
Син килсәң елмаеп яныма.
Кушымта:
Каеннар шаулавын, имәннәр назлавын
Тыңлыймын һәр туган таңымда.
Тормыштан ямь алып, яшим мин куанып,
Син булсаң һәрвакыт янымда.
Абынган чагымда терәктәй булырлык
Бик якын кешем дә син идең.
Тормышым юлында иң якты маяктай
Киңәшчем, сердәшчем син минем.
Кушымта:
Гөлләргә күмелеп, саулыкка сөенеп
Яшик без олыгайган көннәрдә.
Урасын давыллар, килмәсен кайгылар
Чәчләргә чал кергән мәлләрдә.
Кушымта:
Бу җыр Илгиз Субаев репертуарында бар
Добавлено marat_aibash в Втр, 18/06/2024 - 22:15
«
»
