Бу таңнар, иртәләр

Категория: көе сүзләре

Бу таңнар, иртәләр ник шулай күңелле?
Чишмәләр моң гына җырлыйлар күңелле.
Илемнең кырлары яшәрә түгелме?
Кырларын җыр булып дәшәләр түгелме?

Урманнар шаулавы җилкетә күңелемне,
Әйтерсең, һәр агач озайта гомеремне.
Сокланып карыйм мин зәңгәр саф күгемне,
Гашыйклардай сөям мин туган илемне.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »