Ай, былбылым, вай былбылым,
Агыйделнең камышы;
Ай, былбылым, вай былбылым,
Агыйделнең камышы.
Сез аерылган караңгы төн
Шаулаган җил тавышы,
Без аерылган караңгы төн
Шаулаган җил тавышы.
Ник бу хәтле сыгыла камыш?
Ник сукылдый тавышы?
Әллә шунда бер кыз җырлый —
Тынмый йөрәк сагышы.
Ай, былбылым, вай былбылым,
Агыйделдә таң ата;
Таңнар ата, өзелә үзәк,
Җырлата да елата.
Ай былбылым, вай былбылым,
Кунып сайрый талларга;
Синең хакта серләремне
Сөйлим сандугачларга.
Ай, былбылым, вай былбылым,
Агыйделдә таң ата;
Таңнар ата, өзелә үзәк,
Җырлата да елата.
Бу җыр Илһам Шакиров репертуарында бар
Добавлено татар баласы в СР, 19/06/2024 - 15:39
«
»