Табар идем

Сарылыплар иңнәреңә
елар идем күрсәм әгәр-
өндә түгел төшләремдә,
Аерылмый яннарыңнан-
рәхәт табып җаннарыңнан-
җылың алып өннәремдә:
Атлар идем тиңләшердән
нәни колын болыннардан-
юргалаган көннәремә…
Чабышкылар ашкынланган-
юртаклаган аланнардан-
сусаланган гөлләремдә:
Табар идем сиңа илткән
сукмакларны йолдыз баккан-
сихерләнгән төннәремдә…
Төннәремдә…
төшләремдә…
көннәремдә…
өннәремдә…
газаплардан җан елаудан
бәргәләнгән сөннәремдә…

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »