Күзләремне тутырып карап калам,
Син ерактан үтеп киткәндә.
Оныта алмыйм, бәгърем, оныта алмыйм,
Күңелем төшми синнән бүтәнгә.
Сезнең яктан искән җилләр белән
Килер сыман миңа бер хәбәр.
Бергә булган чакның минутларын
Ник сагынам икән бу кадәр?!
Таң алдыннан моңлы кошлар сайрый
Гөлбакчада, яшел тирәктә.
Син дә, минем сагыну җырым булып,
Сакланырсың мәңге йөрәктә.
Варианты песни
Бу җыр ВИА Орфей репертуарында бар
Добавлено татар баласы в ВС, 23/06/2024 - 14:08
«
»