Зөһрә

Категория: көе сүзләре

Ай йоклата аны, таң уята аны,
Һәм уйлана уенын матурым.
Таңда йөгерә-йөгерә, эшкә бара Зөһрә,
Юл бирә дә аңа яфрак.

Ак халатын киеп, сөенеп һәм сөеп,
Сыерларын сава чибәркәй.
Уенын уйный-уйный, ак тамчылар булып,
Күбекләнеп кулга, чиләккә.

Чиләге дә ап-ак, беләге дә ап-ак.
Теләге дә ак сөт шикелле.
Энҗеләрдәй вак-вак, тешләре дә ап-ак,
Күз карашы да, һай, сөйкемле.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »