Мәхәббәт назлары

Онтылган дисеңме үткәннәр,
үзләтеп маңгайдан үпкәннәр,
Юлларга чәчкәләр сипкәннәр,
кулга — кул җәяүләп үткәннәр:
Гомернең агышын сүткәннәр,
шәфәкъның алсуын көткәннәр,
Җилләрдә сачләрем таратып-
мәхәббәт яшьләрем түккәннәр…

Көткәннәр… узганмы заяга-
холыклар әйләнеп чаяга-
Калганнар нәүмизлек чигендә,
чигенмә, бүген дә чигенмә:
Сүрелмәс ялкынлы учаклар-
иң кайнар ләззәтле кочаклар,
Язмышның үрсәле ярлары-
киләчәк көзләре — язлары…

Онтылмас… мәңгедә исләрдән,
мәхәббәт ялкында исәргән:
Күгелҗем зәңгәрсу кичләре-
Күңелнең иң садә хисләре:
Бүгендә киләчәк җилкәннәр-
исәреп җилләрдән искәннәр-
Бәгырьнең иң нечкә кылларын-
бәргәләп мәңгегә кискәннәр…

Өзгәләп… телгәләп… телемләп…
Куелган хәтергә өемләп:
Таулардан кыялар чигенә,
Чигенмә күңелем, чигенмә:
Юлларга гөлләрен сипкәннәр,
Онтылыр дисеңме көткәннәр:
Иң назлы чәчкәнең таҗлары-
язмышның сүрелмәс язлары…
Яшьлекнең мәхәббәт назлары…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »