Ә алмалар кызармады

Сагынудан, сагышлардан
Каян алыйм дәвалар.
Вәгъдәләшеп йөргән идек,
Кавышырбыз дигән идек
Кызарганда алмалар.

Ә алмалар кызармады,
Салкыннарга түзә алмады,
Бәхетләрем була алмады.
Бергә чагыбыздан бары
Хәтирәләр генә калды.

Әле бүген дә алмалар
Җылы көтәләр тилмереп,
Мин дә көтәм, сагынамын,
Нигә күренмисең, җаным,
Көтәм сине өзелеп.

Ә алмалар кызармады,
Салкыннарга түзә алмады,
Бәхетләрем була алмады.
Бергә чагыбыздан бары
Хәтирәләр генә калды.

Әллә инде, әллә мине
Оныта алыр дисеңме?
Ничекләр итеп сөйгәнбез,
Матур да парлар икәнбез,
Пар алмалар шикелле.

Ә алмалар кызармады,
Салкыннарга түзә алмады,
Бәхетләрем була алмады.
Бергә чагыбыздан бары
Хәтирәләр генә калды,
Хәтирәләр генә калды.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »