Ә син нигә йоклыйсың да ап-ак мендәреңдә,
Ефәк чәчләрең ятадыр таралып иңнәреңдә, иңнәреңдә.
Тәрәзәдән йөзләреңә ай сокланып карыйдыр,
Ул да сиңа гашыйктыр шул, күзен ала алмыйдыр,
Күзен ала алмыйдыр.
Әкияттә дә әйтелмәгән нинди матур кич соң бу?
Татлы йокыңнан, биллаһи, уятам сине, сау бул.
Нана-нана, башта үзеңне, нана-нана, аннан хисләреңне.
Бүтән йоклап үткәрмәссең йолдызлы кичләреңне.

Нана-нана, бүтән йоклап үткәрмәссең йолдызлы кичләреңне.
Шаян җилнең чәчкәләрне үпкәнен күрер өчен
Уятамын: юкса берни күрми каласың ич син,
Күрми каласың ич син.
Күзләрең су өстендәге көймәне күрми кала,
Ә көймәдә икәү бараек, йөрәк ничек яна,
Йөрәк яна…
Әкияттә дә әйтелмәгән нинди матур кич соң бу?
Татлы йокыңнан, биллаһи, уятам сине, сау бул.
Башта үзеңне, нана-нана, аннан хисләреңне,
Бүтән йоклап үткәрмәссең йолдызлы кичләреңне.
Нана-нана, башта үзеңне, нана-нана, аннан хисләреңне.
Нана-нана, бүтән йоклап үткәрмәссең йолдызлы кичләреңне.
Шаян җилнең чәчкәләрне үпкәнен күрер өчен
Уятамын: юкса берни күрми каласың ич син.
Башта үзеңне, нана-нана, аннан хисләреңне,
Бүтән йоклап үткәрмәссең йолдызлы кичләреңне.
Нана-нана, башта үзеңне, нана-нана, аннан хисләреңне.
Нана-нана, бүтән йоклап үткәрмәссең йолдызлы кичләреңне.
Нана-нана, нана-нана, нана-нана…