Ак сиреньнәр, ак сиреньнәр,
Чәчәк атты ап-ак сиреньнәр.
Кулларыңда ак сиреньнәр,
Иреннәрдә безнең иреннәр,
Иреннәрдә безнең иреннәр.
Акыллардан шаша язган көннәр,
Акыллардан шашкан көннәр,
Ах, сиреньнәр, ах, бу сиреньнәр.
Ак сиреньнәр, ак сиреньнәр,
Ах, бу күзләр, ах, бу серле күзләр.
Шул күзләрдә күпме серләр,
Аңлый микән шуны сиреньнәр?
Ак сиреньнәр, ах, бу күзләр,
Сөям диеп җанны өткән сүзләр.
Ак сиреньнәр кабатлыйлар:
— Юк шул, юк бит сиңа гына кемнәр…
Ак сиреньнәр, ак сиреньнәр
Ах, бу сүзләр, ах, бу серле сүзләр.
Сиреньнәрсез яши алмам,
Бетте инде, бетте түземнәр.
Ак сиреньнәр, ах, бу сүзләр,
Иреннәрдә безнең иреннәр.
Сиреньнәрсез яши алмам,
Бетте инде, бетте түземнәр.
Ак сиреньнәр, ах, бу сүзләр,
Иреннәрдә безнең иреннәр.
Сиреньнәрсез яши алмам,
Бетте инде, бетте түземнәр…
