Кош канатлары таяна
Һава агымнарына.
Кошлар таяна һавага,
Ә мин — туганнарыма.
Кошлар таяна һавага,
Ә мин — җан дусларыма.
Дусларым-туганнарым,
Туганнарым-дусларым.
Дөньяда бар чакларымда
Мин сезне онытмамын.
Кош канатлары кагына
Яңгыр болытларына.
Яңгырлар булып явасыз
Сез минем утларыма.
Дусларым-туганнарым,
Туганнарым-дусларым.
Дөньяда бар чакларымда
Мин сезне онытмамын.
Талпынган кошлардай булсын
Бердәм күңелләребез.
Дус-туганнар белән узсын
Бәхетле көннәребез.
Дусларым-туганнарым,
Туганнарым-дусларым.
Дөньяда бар чакларымда
Мин сезне онытмамын.
Бу җыр Рәнис Габбазов репертуарында бар
Добавлено tatassr в ПТ, 12/07/2024 - 09:15
«
»