Гомер язы

Категория: көе һәм сүзләре

Язлар да үттеләр,
Көзләр дә җиттеләр.
Салкын җилләр исеп
Бәгъремә үттеләр.

Гомер кай арада
Искән җилдәй үткән?!
Тик йөрәк һаман яшь —
Яз килгәнен көтә…

Әйдә, Кояш, җылыт,
Җылыт син җанымны,
Алып кил син миңа
Югалган язымны.

Гомер кай арада
Искән җилдәй үткән?!
Тик йөрәк һаман яшь —
Яз килгәнен көтә…

Барыбер килер язлар,
Алып килер назлар.
Яшәсәң назланып,
Китмәс бездән язлар.

Гомер кай арада
Искән җилдәй үткән?!
Тик йөрәк һаман яшь —
Яз килгәнен көтә…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »