Сабырлык (өченче вариант)

Категория: көе сүзләре

Әллә нигә өши җаным,
Әллә карашың салкын.
Ник җылына алмыймын соң,
Эчем тулы ут-ялкын?

Тормыш диңгезен кичкәндә
Пар канатлар сынмасын.
Сөю утының ялкыны
Гомер буе сүнмәсен.

Гайбәт сүзе кайчак шулай
Гөлләр сабагын кисә.
Көтмәгәндә җан өшетеп
Аралардан җил исә.

Тормыш диңгезен кичкәндә
Пар канатлар сынмасын.
Сөю утының ялкыны
Гомер буе сүнмәсен.

Саксызлыктан арынырга,
Ходай, бирче сабырлык.
Яраланган күңелләргә
Кыендыр шул, авыр бит.

Тормыш диңгезен кичкәндә
Пар канатлар сынмасын.
Сөю утының ялкыны
Сүнмәсен, сүрелмәсен.
Тормыш диңгезен кичкәндә
Пар канатлар сынмасын.
Сөю утының ялкыны
Гомер буе сүнмәсен.
Сөю утының ялкыны
Гомер буе сүнмәсен…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »