Серле сиреньнәр иелеп безгә бәхет юрады,
Татлы иреннәр икеләнергә ирек куймады.
Мәңгегә дигән тәүге мәхаббәт, ихлас сөюләр
Язлар үтүгә кая югалды, кая югалды.
Адашып калды яшьлектә биргән безнең вәгъдәләр,
Кайтаваз кебек, ялварып алар безгә дәшәләр.
Гафу итегез, аклый алмадык тәүге сөюне,
Сиреньнәр генә басалар хәзер янып-көюне.
Яшьлек сукмагы хәтфә үләндә күмелгән күптән,
Мин дә үзгәрдем, син дә үзгәрдең, без инде бүтән.
Ләкин исертә язгы аланда сирень исләре,
Кабынып килә яңа парларның тәүге хисләре.
Кабынып килә яңа парларның тәүге хисләре…
Бу җыр Фәрид Низамиев репертуарында бар
Добавлено tatassr в ПТ, 12/07/2024 - 13:35
«
»