Әле ярый син очрадың

Яннарымда ярый син бар, миңа канат куючы,
Шиңәм дигән гөлләремә сулар сибеп торучы.

Әле ярый син очрадың яшьлегем таңнарында,
Былбылым булып сайрарга күңелем талларында.

Миңа җиңел яшәүләре син булсаң яннарымда,
Түбән бөгелеп баш иямен тезләнеп алларыңда.

Әле ярый син очрадың яшьлегем таңнарында,
Былбылым булып сайрарга күңелем талларында.

Рәхмәт язмыш җилләренә очраштырган юлларга,
Сиңа тагын рәхмәтлемен минем өчен туганга.

Әле ярый син очрадың яшьлегем таңнарында,
Былбылым булып сайрарга күңелем талларында.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »