Балачагым (өченче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Гүзәл дә син, минем балачагым,
Исемдә син якты көн кебек.
Кайтыр идем сиңа кабат тагын,
Әле дә соң, соң түгел кебек.

Балачагым минем, балачагым,
Сине шундый сагындым,
Балачагым минем, балачагым,
Ник син еракта калдың,
Ник син еракта, ник син еракта калдың.

Балачактан җилләр исәләр,
Хәтер буйлап үтеп китәләр.
Үтә айлар, үтә көннәр,
Балачакны сагынмый кемнәр.

Балачагым минем, балачагым,
Сине шундый сагындым,
Балачагым минем, балачагым,
Ник син еракта калдың,
Ник син еракта, ник син еракта калдың.

Көзләре дә язлар кебек иде,
Кышлары да жәйлэр сыман иде.
Сагынсак та кире кайтмас инде,
Балачагым, сагындым сине.

Балачагым минем, балачагым,
Сине шундый сагындым,
Балачагым минем, балачагым,
Ник син еракта калдың,
Ник син еракта, ник син еракта калдың.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »