Яңа ел (алтынчы вариант)

Кадерле бер кунак көткән кебек
Яңа елны көтә йөрәкләр.
Беләкләрдә яңа хезмәт дәрте,
Күңелләрдә иң саф теләкләр.

Яңа елның яңа сабыйлары
Тигез бәхет белән тулсыннар.
Яраткан һәм көтә белгәннәргә
Кавышулар насыйп булсыннар.

Беркайчан да тормыш авырлыгын
Ялгыз күтәрмәсен аналар.
Ата-ана тигезлеге белән
Пар канатлы үссен балалар.

Яңа елның яңа сабыйлары
Тигез бәхет белән тулсыннар.
Яраткан һәм көтә белгәннәргә
Кавышулар насыйп булсыннар.

Һәр кешенең булсын таянычы
Авырлыклар килгән минутта.
Кара күләгәләр капламасын,
Утлар янсын кичен һәр йортта.

Илләр имин, еллар тыныч булсын,
Иген уңсын кырда ишелеп.
Ак кар кебек саф теләкләр белән
Яңа елга атлый кешеләр.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »