Яшьлек еллары

Җүләр яшьлек, кайда син, кайда?
Кояштамы әллә син айда?
Юксынамын, эзлим, таба алмыйм
Кайтара алмыйм сине бүген мин.

Сагынам сине, сагынам көн дә мин,
Нигә шулай бик тиз киттең син?
Шул чакларның кадерен белегез,
Гел яшьлектә калсын күңелегез.

Бик тиз үтте бит минем яшьлегем,
Сизми калдым аның үткәнен.
Яшь чак, үсмер чак, кайгысыз балачак,
Гомер буе истә калачак.

Сагынам сине, сагынам көн дә мин,
Нигә шулай бик тиз киттең син?
Шул чакларның кадерен белегез,
Гел яшьлектә калсын күңелегез.

Хәтеремдә урман буйлары,
Челтерәп аккан чишмә сулары.
Эшләп үстек, уйнап, бер көн күк,
Шулай матур үтте, эх, яшьлек!

Сагынам сине, сагынам көн дә мин,
Нигә шулай бик тиз киттең син?
Шул чакларның кадерен белегез,
Гел яшьлектә калсын күңелегез.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »