Җилләр кебек җитез исеп,
Үтә безнең гомер.
Бер кайсыгыз балачакка
Кайту мөмкин түгел.
Яшь чакларда, бик еракта
Калды микән безнең
Татлы таңнар, ташкын хисе,
Хәт(е)рлә унсигезне.
Кабатлана бертуктаусыз
Кышлар, көзләр, язлар,
Алмашынып кына тора,
Ява яңгыр-карлар.
Кабатланмый безнең гомер,
Кадерле ул шуңа.
Өзелмичә дәвам итсен
Алар оныкларда.
Җиләс җилләр кебек исеп
Безнең гомер үтә,
Үлгәндә дә җиткәч кенә
Китәр вакыт җитә.
Тукталмасын, узсын гомер,
Ямьле, матур итеп.
Җирдә күпме яшәсәк тә,
Булмас туеп китеп.
Җирдә күпме яшәсәк тә,
Булмас туеп китеп…
Варианты песни
Бу җыр Альфред Якшимбетов репертуарында бар
Добавлено tatassr в Втр, 16/07/2024 - 22:16
«
»