Җәйге алан, кыңгыраулар чыңлый,
Әкрен генә җилдә тибрәлеп.
Синең якка уйлар йөгерделәр
Яшьлек хисләремә ияреп.
Кушымта:
Искә төште яшьлек аланнары:
Кыңгыраулар иде кулыңда.
Куллар менә безнең аерылды,
Киртә тезде язмыш юлында.
Тик шулай да җәйге аланнарда
Кыңгыраулар эзли күзләрем.
Телләремдә калды әйтелмичә
Яшьлектәге хисле сүзләрем.
Кушымта:
Искә алсаң, сәлам әйтер җилләр
Кыңгыраулы җәйге аланнан.
Йөрәк белән бәлки тоярсың син
Ул сәлам дип яшьлек ярымнан.
Кушымта:
Бу җыр Илгиз Субаев репертуарында бар
Добавлено marat_aibash в ЧТ, 18/07/2024 - 12:21
«
»
