Йөрәккәем әрнеп яна,
Искә төшә үткәннәр,
Икәү бергә узган минутлар.
Бәхет тулы күңелләрдә,
Бер кайгысыз ул көннәр,
Мин синеке булган вакытлар.
Синең өчен бу гомергә
Мин килгәнмен мәңгегә.
Шуңа күрә минем өчен
Дөньяда син бер генә.
Тик без хәзер аеры,
Икебез ике якта,
Сары сагыш тулы күңелдә.
Бер-беребезне аңлап,
Сөюебезне саклап
Кала алмадык шул гомергә.
Синең өчен бу гомергә
Мин килгәнмен мәңгегә.
Шуңа күрә минем өчен
Дөньяда син бер генә.
Искә төшә ямьле җәйләр,
Бергә узган вакытлар,
Кайтарып булмый шул аларны.
Синнән башка авыр миңа,
Бер яме юк дөньяның,
Аңла инде, бәгърем, син шуны.
Синең өчен бу гомергә
Мин килгәнмен мәңгегә.
Шуңа күрә минем өчен
Дөньяда син бер генә.
Варианты песни
- Синең өчен (беренче вариант)
- Синең өчен (икенче вариант)
- Синең өчен (өченче вариант)
- Синең өчен (дүртенче вариант)
- Синең өчен (бишенче вариант)
- Синең өчен (алтынчы вариант)
- Синең өчен (сигезенче вариант)
- Синең өчен (тугызынчы вариант)
- Синең өчен (унынчы вариант)
- Синең өчен (унберенче вариант)
- Синең өчен (уникенче вариант)
