/"Яшерен сагыш" вокаль циклыннан/
Мәңге кыр казларын озатып торгандай
Син моңсу, күзеңдә тулган ай.
Көзләрне күзләмә, айларга карама —
Моң булып күз нурың тарала…
Назым, син еракта, шуңамы соң зарлы,
Шул чактан ялгызрак чак бармы?!
Моңайма шулкадәр, кайгырма, көенмә,
Бу тормыш — ялкынлы өермә!..
Арада — биек тау, җиталмыйм мин сиңа,
Күңелләр моңлана, юксына…
Тик гомер диңгезен без бергә кичәрбез,
Йомшак наз-җил булып исәрбез!
Варианты песни
Добавлено tatassr в ПТ, 19/07/2024 - 18:44
«
»
![аватар: tatassr аватар: tatassr](https://erlar.ru/sites/default/files/pictures/picture-440.png)