Яратасым килеп тора

Категория: көе сүзләре

Нинди генә сүзләр әйтеп,
Сине яратыйм микән?
Назлап, иркәләп үземә
Ничек каратыйм микән?

Ничек кенә табыйм микән
Сине карату җаен?
Яратасым килеп тора
Сине яраткан саен.

Йолдызым дип дәшсәм сиңа,
Озак балкырсың микән?
Аем дисәм — күкләремдә
Син гел калкырсың микән?

Ничек кенә табыйм микән
Сине карату җаен?
Яратасым килеп тора
Сине яраткан саен.

Алмам дисәм — син ятларга
Өзелеп төшмәссең микән?
Җилкәем дисәм — башкага
Назлап исмәссең микән?
Сандугачым дип эндәшсәм,
Моң салып йөрәгемә, —
Кунып сайрамассың микән
Ятларның тирәгенә?

Ничек кенә табыйм микән
Сине карату җаен?
Яратасым килеп тора
Сине яраткан саен.

Салават күперем дисәм,
Сине яратып, иркәм —
Бәхетемнең җиде төсе
Булып балкырсың микән?

Ничек кенә табыйм микән
Сине карату җаен?
Яратасым килеп тора
Сине яраткан саен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »