Көтеп алган ямьле язлар җитте,
Гөрләвекләр акты җырлашып.
Кышлар буе йоклаган бу күңел
Әрнеп өзгәләнә моңланып.
Кушымта:
Карлар эреп, сулар аккан чакта,
Җылы яктан кошлар кайтканда.
Очрадың син минем юлларымда
Сызылып кына таннар атканда.
Карлар эреп җирләр киптеләр,
Гөлгә күмелеп, җәйләр килделәр.
Кайткан кошлар кире очканда
Сине дә бит алып киттеләр.
Кушымта:
Киткән кошлар кабат кайтырлар,
Сагындырып язлар килгәндә.
Оныта алмас бер дә күңелкәем
Синнән башка еллар үткәндә.
Кушымта:
Бу җыр Илгиз Субаев репертуарында бар
Добавлено marat_aibash в ПТ, 19/07/2024 - 22:10
«
»